news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Зәйдә диспансеризация үткәрү нәтиҗәсендә 58 кешедә төрле авырулар ачыкланган

Диспансеризацияне 6301 кеше үткән

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елда Зәй үзәк дәваханәсендә диспансеризацияне 6301 кеше үткән. Бу барлык медицина тикшерүләре үтәргә тиешлеләрнең 76,7 процентын тәшкил итә. Тикшерү узганнарның 58ендә төрле авырулар ачыкланган. Шуларның 7сенә - онкологик, 9ына шикәр чире авыруы диагнозы куелган. Әлеге төр авыруларны башлангыч чорында ачыклау дәвалау курсларының нәтиҗәлелеген арттыра, шуңа күрә диспансеризация үтүгә җитди карау сорала, дип яза “Зәй офыклары” басмасы. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100