news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә дүртенче тапкыр “Ялчыгол төбәкара конференциясе” үткәрелде

Секция утырышларында укучылар фәнни эшләрен яклады.

Зәйдә дүртенче тапкыр “Ялчыгол төбәкара конференциясе” үткәрелде
zainsk-rt.ru

(Зәй, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең 7нче мәктәбендә чираттагы “Ялчыгол төбәкара фәнни-гамәли конференциясе” узды. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол исеме белән аталган конференциясенең биредә дүртенче мәртәбә оештырылуы. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конференциядә профессор, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Ялчыгол дәвамчылары - Гамир Таҗетдинов, Алсу Талипова, укытучылар, укучылар катнашты.

Секция утырышларында укучылар "Туган җир тарихы", "Иң тирән нәсел агачы", "Музейларда халкым ядкаре", “Күренекле шәхесләр” темалары буенча фәнни эшләрен яклады. Шунысы игътибарга лаек, әлеге эшләрдә Ялчыголның тәрҗемәи хәле, иҗаты кисешкән урыннар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot