news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты

Очрашуда спортчылар үзләре турында сөйләделәр, спорттагы җиңүләр һәм күп көч куеп та уңышка ирешә алмау очраклары турында бәян иттеләр.

Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты
zainsk-rt.ru

(Зәй, 12 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты. “Универсиада дәресләре” республика акциясе кысаларында оештырылган чарада шәһәр мәктәпләреннән 400гә якын укучы катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашуда мәктәп укучылары совет чаңгычысы, Олимпия уеннарының өч мәртәбә призеры, Дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, дүрт мәртәбә Олимпия уеннары чемпионы, СССРның сигез мәртәбә чемпионы, “Чаңгы короле” Николай Зимятов катнашты. 

Танылган спортчыларның Зәйгә килүе очраклы түгел, чөнки “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә Бөтенроссия сайлап алу чаңгы ярышлары уза. Анда Россиядән килгән студентлар көч сынаша. Зәйгә Россиянең 33 төбәгеннән 200дән артык яшь чаңгычы җыелды. 12 февральдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Бөтендөнья кышкы Универсиадасына озату тантанасы үтәчәк.

Очрашуда спортчылар үзләре турында сөйләделәр, спорттагы җиңүләр һәм күп көч куеп та уңышка ирешә алмау очраклары турында бәян иттеләр, укучылар сорауларына җавап бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot