Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Чыршы-2018” оператив-кисәтү операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Бүгенге көндә ылыслы агачларны законсыз кисү һәм аларны сату буенча 8 административ беркетмә төзелгән инде.
(Зәй, 24 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Республикада, шул уңайдан Зәйдә, “Чыршы-2018” ведомствоара оператив-кисәтү операциясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Операция ылыслы яшь агачларны законсыз кисү, Яңа ел чыршыларын әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында оештырыла.
"Операция барышында урман инспекторлары эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында, чыршы ташыган транспортны тикшерә. Рөхсәтсез әзерләнгән чыршыларны сатуны кисәтү максатында, сәүдә урыннарында рейдлар үткәрелә", - диде полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Валерий Архипов.
Ылыслы агачларны законсыз кискән, аларга зарар китергән өчен РФ Административ кодексның 8.28 маддәсе нигезендә гражданнарга - 3000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, вәкаләтле затларга исә - 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Шунысын да әйтик, бүгенге көндә ылыслы агачларны законсыз кисү һәм аларны сату буенча 8 административ беркетмә төзелгән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз