news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан чемпионаты уза

Спортчылар чаңгы-роллерда ярыша һәм кросста җитезләр ачыклана.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген – 29 сентябрьгә Татарстанның иң көчле чаңгычылары җыелды. Алдагы ике көндә шәһәрнең “Ялта-Зәй” спорт әзерлек үзәгендә чаңгычы-узышчылар арасында җәйге Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты уза.

Ярышларда иң көчле спортчылар гына ачыкланып калмый, ә чаңгычыларның яңа сезонга әзерлеге дә тикшереләчәк, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

“Ялта-Зәй”дә җәйге һәм көзге айларда алда торган кышкы сезонга әзерлек бер көнгә дә туктап тормады. Бу аңлашыла да: чөнки әлеге үзәк – Татарстан чаңгычыларының төп әзерлек базасы. Шуңа да, әзерлекне тикшерү өчен, чемпионат һәм беренчелек тә биредә уза”, – диделәр федерациядән.

Чаңгычы-узышчылар иртәгә – 30 сентябрьдә чаңгы-роллерда ярышса, 1 октябрьгә кросс билгеләнгән. Команда беренчелегендә авыл районнары һәм шәһәрләр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100