news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә чаңгы бәйрәме узды

Анда 19 яшьтән алып 60тан узган чаңгы спортын сөючеләр 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярышты.

(Зәй, 24 гыйнвар, “Татар информ",  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Узган ялларда Зәйнең Яңа шәһәр буендагы урманда район беренчелеге өчен чаңгы ярышлары узды. Анда 19 яшьтән алып 60тан узган чаңгы спортын сөючеләр 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярышты, дип яза җирле басма.

Узыш ике чакрым арага оештырылды. Шул рәвешле узган шимбәдә урман буе спорт бәйрәменнән гөрләп торды. Һәркайда күңел күтәренкелеге, дәртле музыка яңгырый. Чаңгы юлыннан килүчеләрне кайнар чәй көтеп торды.

news_right_1
news_right_2
news_bot