news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә чөгендерне беренче кат эшкәртү төгәлләнеп килә

Арпа басуларын гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырылган.

(Зәй, 25 май, “Татар-иформ”, "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 майга алынган мәгълүматлар буенча, арпа басуларын гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыру, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре тәмамланды, дип яза җирле басма.

Шикәр чөгендере мәйданнарын да беренче кат эшкәртү төгәлләнү алдында. Бер атнадан район җитәкчесе Разиф Кәримов, “Агрокөч” холдингы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, чәчүлекләрне кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot