news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә чөгендер уңышы 385 центнер тәшкил итә

Чөгендернең тулаем җыемы 169 мең тоннадан артык.

(Зәй, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова ). Зәй районы басу-кырларыннан чөгендер алу эше киң колач ала бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, фирменный культура барлыгы 4400 гектар мәйданда алынды, дип яза җирле басма.

Бу барлык мәйданның 43 процентында татлы тамыр алынган дигән сүз. Чөгендернең тулаем җыемы 169 мең тоннадан артык. Уңыш гектарыннан уртача 385 центнер тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot