news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә чәчүлекләр торышы тикшерелә

Чәчүлекләрне кабул итүнең максаты - чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын бәяләү.

(Зәй,  30 май, "Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итү эшенә кереште. Ул ике көн дәвам итәчәк. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар, бүлекчә җитәкчеләре, җирлек башлыклары бар, дип яза җирле басма.

Чәчүлекләрне кабул итүнең максаты - чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын бәяләү. Агымдагы ел чәчүлек мәйданнары да яхшы, шытымнар тишелеп матур гына үсеп килә. Бу - механизаторларның тиешле таләпләрне үтәүләре, тырыш булулары булуы нәтиҗәсе. Соңгы яуган яңгырлар һәм көннең бераз салкынча торуы да алар өчен уңай гына.

Чәчүлекләр кабул итү “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басуларыннан башланып, “Восток” һәм “Зәй” агрофирмаларында дәвам итте. Иртәгә исә алар “Зәй шикәре” агрофирмасы басуларына чыга. Урыннарда район башлыгы фермерлар белән дә очрашып сөйләшә, аларның сорауларына җавап бирә. Алар белән сөйләшү дә сүз башлыча, ашлама, орлык, гербицид сатып алуда бердәм таләпләрне үтәү турында бара.

Комиссия әгъзалары чәчүлекләр буенча бар күрсәткечне гадел бәяләргә тырыша. Аларның үткен күзеннән бернәрсә читтә калмый: бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар тигезлеге, чәчүлекләрнең нинди тирәнлектә башкарылуы һ.б.лар күз уңында. Шытымнарның куелыгы – 1 квадрат метрга ничә үсенте туры килүе дә исәпләнә.

-Чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләреннән чыгып, алдагы еллардагы кебек, быел да җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аларны тантаналы төстә һәм бәйрәмчә итеп Зәй Сабантуенда бүләкләргә җыенабыз, - ди Разиф Кәримов.

Зәй басу-кырларына агымдагы чәчү кампаниясендә барлыгы 48,7 гектарда чәчү эшләре башкарылды. Шуның 8,4 гектары - язгы бодай, 14,5 меңе - арпа, 2,2 гектары - кукуруз (орлыкка), 9,2е - шикәр чөгендере, 3,5 меңе - рапс, 2,5 меңе - горчица (орлыкка),1,5 меңе - көнбагыш. Көзге культуралар исә 12 мең 800 гектар мәйдан били. Механизаторлар, агрегатлар әле басуда. Чәчүлекләр тукландырыла,төрле афәтләргә каршы эшкәртелә, диелгән район хәбәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100