news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә быел беренче сыйныфка 603 бала килгән

Быелгы уку елында шәһәр-районда 5 меңнән артык укучы парта арасына утыра.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә быел беренче сыйныфка 603 бала килгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 

Быелгы уку елында шәһәр-районда 5 меңнән артык укучы  парта арасына утыра, 603 бала мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керә. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы ала. Барлык мәктәпләр, политехник колледжда Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды. Аларда район җитәкчелеге, район һәм шәһәр Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot