Зәйдә бурычлылар белән эшләүдә махсус комиссия төзелде
Бурычлары - 51 миллион сумнан артык
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары белән эшләү өчен өстәмә махсус комиссия төзелде. Хәзер һәр атна саен фатир өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәр белән җаваплы затлар, прокуратура, суд приставлары вәкилләре аеруча катгый эшләүгә керешә.
Бүген Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен 10 мең сумнан артык бурычы булган 128 абонент исәпләнә, аларның бурычлары - 51 миллион 910 мең сум. Алар арасыннан 72 абонентның әҗәте 100 мең сумнан артык, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.