news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды

3 декабрь - Билгесез солдат көне.

(Зәй, 3 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген Зәйнең Җиңү бульварындагы Мәңгелек ут янында  Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды. Бу турыда җирле басма яза.

Анда хәрби комиссариат, патриотик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, хәрби-патриотик клублар активистлары, яшьармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Митингта катнашучылар алдында район хәрби комиссары урынбасары Рәис Хәмзин, эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров чыгыш ясады.

Яу кырында ятып калган зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды.Тантанада катнашучылар алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot