news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар ачык тыңлауларда хисап тотты

Комиссия укытучыларның шәхси проектларын да уңай бәяләде.

(Зәй, 22 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә Мәгариф министрлыгының “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар ачык тыңлауларда хисап тотты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Республикада гомуми белем бирү оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Әлеге уңайдан 2011 елдан башлап мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен грантлар белән ярдәм итүнең комплекслы программасы тормышка ашырыла.

“Безнең яңа укытучы” гранты Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләренә педагогик эшчәнлеккә сәләтле булган талантлы яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Соңгы 7 ел эчендә республикада “Безнең яңа укытучы» грантында 1430 җиңүче булган.

Шәһәр-районда да 2011 елдан башлап, “Безнең яңа укытучы” грантын алучылар юк түгел. Әйтик, узган ел гына да аны 10 яшь укытучы алган иде. Нигезләмә буенча грант алучыларның уку елы ахырында аның ничек тормышка ашырылуы турында ачык муниципаль тыңлауларда хисап бирүе каралган.

Балалар иҗат йортында 11 яшь укытучы, әлеге чарада катнашып, комиссия алдында 2018-2019 уку елында шәхси проектларын тормышка ашыру, аның нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар турында хисап тоттылар. Комиссия аларның барысын да уңай бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100