news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә беренче тапкыр иҗат десанты узды

Аларда авыл яшьләре һәм студентлар катнаша.

(Зәй, 1 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә район авыл мәдәният йортларында яшьләрне берләштерү, активлаштыру, иҗатка тарту максатыннан оештырылган “Яшьләр бүген, кичә...” дип исемләнгән иҗат десанты ахырына якынлашып бара. Мондый чараның районда тәүге мәртәбә уздырылуы. Аларда авыл яшьләре һәм студентлар катнаша, дип яза җирле басма.

Шундый иҗат десантының чираттагысы Югары Мәлем мәдәният йортында узды. Анда сармашбашлылар Мәлем авылы яшьләре белән ярышты. Шунысы игътибарга лаек, сармашлылар чарада тулы бер команда белән катнашып, җор телле, иҗади һәм башкару осталыклары белән алдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot