news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә “Бердәм Россия” көне үтәчәк

ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов халыкны кабул итәчәк.

Зәйдә “Бердәм Россия” көне үтәчәк
Михаил Захаров/архив

(Зәй, 9 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Бүген, 9 июльдә Зәйдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Бердәм Россия” көне үтәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Проектта катнашучылар район буалары торышын караячак, шулай ук агросәнәгать паркында булачак, "Энергия" стадионы һәм "Энергетик" Мәдәният сараенда партиянең җирле бүлеге активы белән очрашачак.

“Бердәм Россия” көнендә шәһәр-районда берничә мәйданчык эшләячәк. Мәсәлән, “Сәламәт киләчәк” проекты кысаларында Казан табиблары район үзәк дәваханәсендә һәм балалар поликлиникасында авыруларны кабул итәчәк.

“Гаилә-никах мөнәсәбәтләрендә заманча тенденцияләр” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан партиянең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында озак еллар бергә тату үрнәк яшәүче гаиләләрне хөрмәтләячәкләр.

Бер мәйданчык Мирный бистәсе мәдәният йортында эшләячәк. Биредә “Мәдәният өлкәсендә актуаль проблемалар. Теория һәм практика” дип исемләнгән семинар-практикум оештырылачак.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов халыкны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100