Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Бердәм экология дәресе” узды
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы үзәге идарәсе инспекторы Юлия Асылова да катнашты.
(Зәй, 4 март, "Татар-информ", “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйнең 5нче мәктәбендә исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Разим Кәримов катнашында “Бердәм экология дәресе” узды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.
Биредә кызыклы сөйләшүләрдә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы үзәге идарәсе инспекторы Юлия Асылова да катнашты. “Бердәм экология дәресе”нең 5нче мәктәптә узуы очраклы түгел, әлеге мәктәп күп еллар экологик юнәлештә эшчәнлек алып бара. Дәрес үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирәне чистартуга үз өлешеңне кертү, дөньяны экологик күзаллауны формалаштыруга кагылышлы темаларны үз эченә алды һәм фикерләшү кызыклы, мавыктыргыч барды. Укучыларда экологик аң булдыру зарур, янәшә-тирә, йортлар, ишегалды, шәһәр чисталыгы аларга да бәйле булуын белергә тиеш. Кыскасы, балаларда кечкенәдән боларга дөрес гадәт булдырмыйча эш бармаячак, ди Илшат Әминов.
5нче мәктәптә укучылар табигатьнең уртак йорт икәнен яхшы белеп үсә. Фикер алышуларда катнашкан Разиф Кәримов алдагы Парклар һәм скверлар, Су саклау зоналары елларында башкарылган эшләр турында бәян итте, Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында Фәрдиев паркының икенче өлешен төзекләндерү, экологик юнәлештә башкарыласы эшләр турында сөйләде. Ул укучыларны тирә-як мохиткә – һавага, җиргә, суга, хайваннар дөньсына һәм үсемлекләргә сакчыл карарга, бу минем йорт, минем урам, минем шәһәр, минем республика дип, хуҗаларча караш белән яшәргә чакырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз