news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә бер урында гына коенырга рөхсәт ителә

Ул - Зәй елгасы яр буе, аны халык телендә шәһәр пляжы дип тә йөртәләр.

(Зәй, 15 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәйдә коену сезонында бер урында гына су керергә рөхсәт ителә. Ул - Зәй елгасы яр буе, аны халык телендә шәһәр пляжы дип тә йөртәләр, дип яза җирле басма.

Әмма бу урын пляж дип саналмый. Хәзерге вакытта елганың территориясе ял итү өчен җиһазландырылган, елга төбе водолазлар тарафыннан чистартылган, чикләүләр куелган, ком китерелгән.

Шунысын да әйтик, Иске Зәй елгасы яр буеның рәсми рәвештә пляж статусын алу мөмкинлеге бар. Быел биредә ремонт-төзекләндерү эшләре узачак. Бу урын төзекләндерелеп, зәйлеләрнең яраткан ял урынын булыр дип уйланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot