Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә балаларның юл һәлакәтеннән саклау турында сөйләшү булды
Балагызны урамга чыгарып җибәргәндә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, игътибарлы булу кирәклеген исенә төшерергә вакытыгызны кызганмагыз.
(Зәй, 4 сентябрьэ, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә юл хәлләре дәүләт дәрәҗәсендә күзәтүгә алынса да, иминлек мәсьәләсе бездә мактанырлык түгел әле. Урыннарда тиешле таләпләр үтәлми, машина йөртүчеләр тәртип бозуны дәвам итә. Ил буенча юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны янгыннарда, суда батып һәм көнкүрештә имгәнеп үлүчеләрдән күбрәк. Юлларда балаларның гомере өзелү аеруча борчу тудыра. ЮХИДИ башлыгы Илдар Вәлиуллин белән әңгәмәбез башлыча юлларда балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында, дип яза җирле басма.
-Илдар Илфарович, сөйләшү башында балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, аларны булдырмауны тәэмин итү мөһимлеген аңлатып үтсәгез иде...
-Балалар юл-транспорт травматизмы җәмгыятькә зур зыян сала: әти-әниләр - балаларын, дәүләт гражданнарын югалта. Тормышка яңа гына аяк басучы сабыйлар һәм яшүсмерләр авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр ала, инвалидлар булып кала. Үз вәкаләтләребез кысаларында юлдагы трагедияләргә юл куймау өчен без барысын да эшлибез. Ә трагедияләрнең сәбәбе – һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Шулай да безнең төп бурычыбыз – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү.
Ел нәтиҗәләре, шулай ук квартал саен ТР Премьер-министры дәрәҗәсендә юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясе утырышлары уза. Аларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләргә кирәклеге билгеләнә. Алга таба мин аларга һәм юл хәрәкәте өлкәсендәге яңалыкларга тукталырмын. Республикада балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү буенча гамәлдәге система буенча профилактик эшчәнлек нәтиҗәсендә Татарстанда балалар гаебе белән булган юл-транспорт фаҗигаләре ел саен кими.
-Юл-транспорт белән бәйле актуаль роблемалар, шул исәптән киләчәк буын җәяүлеләре һәм булачак машина йөртүчеләр проблемалары турында җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү беренче ел гына алып барылмый. Әлеге уңайдан нинди үтемле чаралар кулланыла?
-21 августтан “Игътибар: балалар!” республика профилактик акциясе старт алды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында төрле чаралар уздырыла. Балаларны автотранспортта йөртүдә кагыйдәләрнең (махсус утыргычлар булу, куркынычсызлык каешларын куллану һ. б.) үтәлеше буенча рейдлар,”SТОР – гомерең куркыныч астында!” карточкаларын тутырып, җәяүле балалар, велосипед, мотоцикл иярләүче балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау, мәктәпләрдә соңгы дәресләр ахырында биш минутлык куркынычсызлык дәресләре үткәрү, мәктәпләрдә әти-әниләр алдында, хезмәт коллективларында, массакүләм мәгълүмат чараларында ЮХИДИ хезмәткәрләре чыгышларын оештыру, мәктәп автобусларына контрольне көчәйтү, төрле профилактик акцияләр уздыру – шундыйлардан. Автобуслар дигәннән, 2 июльдә Зәй – Әлмәт юлында пассажир автобусы катнашында коточкыч фаҗига булды. Нәтиҗәдә 14 кешенең, шул исәптән 4 баланың гомере өзелде. 21 июльдә Мамадыш районында авариядә 14 яшьлек яшүсмер һәлак булды.
-Быелның 12 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 761нче карары көченә керде.Ул юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү белән бәйле. Аларны искә төшереп үтсәгез иде...
-Хәзер балаларны машинада 7 яшькә кадәр бары тик автокреслода, ә 7 яшьтән 11яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында - балалар өчен махсус җайланма яисә куркынычсызлык каешы белән, ә җиңел автомобильнең алгы урынында бары тик махсус җайланма белән генә йөртергә рөхсәт ителә. Автокресло – бала тугач та бүләккә иң мөһим әйбер. Ул башка барлык уенчыклардан мөһимрәк. Хәтта баланың бала тудыру йортыннан өйгә беренче кайтуы ук автокреслода (махсус люлька) булырга тиеш.
Карарда 7 яшьтән кечерәк баланы туктап торган вакытта транспорт чарасында калдырырга рөхсәт ителмәү билгеләнгән, моның өчен җаваплылыкка тарту (кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф) каралган. Караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентта җәяүлене бәрдерү очрагын киметә. Моннан тыш, хәзер караңгы вакытта киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләргә административ штраф салу да закон нигезендә каралган. 7 яшькә кадәрге велосипедчы бары тик тротуарда һәм җәяүлеләр юлларында гына хәрәкәт итәргә тиеш. Бу очракта да ул ялгыз булырга тиеш түгел, аның янында өлкән кеше булу зарур. 7-14 яшьтәге велосипед иярләүчеләр өчен дә аерым кагыйңдәләр каралган. Аларны катгый үтәгәндә генә бәхетсезлек очрагына юлыкмассыз. Узган ел республикада юлда велосипедта баручы бер бала һәлак булган иде. Кызганыч, мондый очрак быел да бар: Чистай –Түбән Кама, Кызыл Чапчак- Югары Чаллы юлында 15 яшьлек велосипедчыны җиңел машина бәрдерде, яшүсмер һәлакәт урынында җан бирде.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны урамга чыгарып җибәргәндә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, игътибарлы булу кирәклеген исенә төшерергә вакытыгызны кызганмагыз. Һәр мәктәптә юл куркынычсызлыгы паспорты бар. Мәктәп фойесында мәктәпкә килү-кайтуның куркынычсыз схемасы булырга, һәр әти-әни аның белән танышырга тиеш. Әти-әниләр, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чараларда актив катнашыгыз. Үсеп килүче буын иминлегенә битараф булмагыз. Барчагызга имин юллар телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз