news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә балалар туклануы белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Чаллының “Школьное питание” ширкәтендә балаларны балансланган азык-төлек белән өзлексез тәэмин итәчәкләренә ышандырдылар.

Зәйдә балалар туклануы белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

(Зәй, 28 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә шәһәр-район мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру буенча уку-семинар булды. Аңа мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләре, әлеге учреждениеләрнең медицина һәм ашханәләр хезмәткәрләре  чакырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков алып барды. Ул, киңәшмәне ачып, уку елы башланыр алдыннан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә балалар туклануын оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Балалар туклануын оештыруда санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү мәсьәләләре турында төп чыгышны “Роспотребнадзор”ның территориаль идарәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, мондый уку-киңәшмәләр районда төрле категория хезмәткәрләр өчен быел бишенче мәртәбә уздырыла.

Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда мәгариф учреждениеләрендә балаларның туклануы белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Хәзерге вакытта ял лагерьларында соңгы ял сменасы тәмамлану алдында. Аларда да җәйге сезонда туклану белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булмаган.

Шәһәр-районның белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру турында мәгариф идарәсенең белгеч-технологы Әлфия Куянова сөйләде. Белгәнебезчә, мәктәп ашханәләрен азык-төлек белән инде берничә ел Чаллының “Школьное питание” ҖЧШ тәэмин итә. Әлеге хезмәттәшлек схемасы үзен тулысынча аклады.

Әлеге ширкәт белгечләре: маркетинг һәм продукцияне тарату буенча директор урынбасары Равилә Халитова һәм җитештерү һәм сыйфат буенча директор урынбасары Гүзәл Мартынова, чыгыш ясап, район кулланучыларыннан канәгать булуларын белдерделәр, яңа уку елында да, һәр учреждениедә ике атналык менюны төгәл үтәп, балаларны балансланган азык-төлек белән өзлексез тәэмин итәчәкләренә ышандырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100