news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотиклар куллануны кисәтү турында сөйләштеләр

2018 елда наркотиклар куллану буенча хәл торышы һәм аларны кисәтү буенча профилактикалау чаралары күрү турында мәсьәләләр тикшерелде.

Зәйдә балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотиклар куллануны кисәтү турында сөйләштеләр
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/komissiya-utyryshy-uzdy

(Зәй, 25 март ,"Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә наркотиклар һәм психотропик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта сүз башлыча балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотиклар куллануны кисәтү чаралары турында барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Утырыш район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев рәислегендә узды.

Әлеге уңайдан психоактив матдәләр кулланучыларны ачыклау, районда балигъ булмаганнарга наркологик ярдәм күрсәтү системасы үсеше, тулаем районда 2018 елда алкоголь продукциясе, наркотиклар куллану буенча хәл торышы һәм аларны кисәтү буенча профилактикалау чаралары күрү турында мәсьәләләр тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot