Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил киңәшмә үткәрде
Район хакимиятендә рәсми затлар шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
(Зәй, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов кабул итте. Иң башта алар шәһәр-районның 3 белем бирү учреждениесе - Югары Шепкә, коррекция һәм 7нче мәктәптә булып, аларда укыту-тәрбия процесының куелышы белән таныштылар, өстәмә белем бирү, балаларны түгәрәкләргәҗәлеп итү, туклану һәм башка мәсьәләләр белән кызыксындылар. Район хакимиятендә рәсми затлар шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Аларга 6 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итүләрдән соң Гүзәл Удачина балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Район башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышы алар катнашында үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз