news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Бөтенроссия көрәш турнирында 200 спортчы катнашуы көтелә

Яшьләр арасында алтын медаль алучы спорт мастерына кандидат хокукына ия булачак.

Зәйдә Бөтенроссия көрәш турнирында 200 спортчы катнашуы көтелә

(Зәй, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 1 - 3 февральдә Зәйдә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда 200 дән артык спортчы катнашуы көтелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 1999 елдан башлап,  9 ел дәвамында татар-башкорт көрәше буенча район ярышлары Ринат Фәрдиев призына узды. 2016 - 2018 елда турнир республика ярышлары статусында узды. 2019 елда ул беренче тапкыр Бөтенроссия ярышлары статусында узачак.

Шунысы игьтибарга лаек, ир-атлар арасында турнир җиңүчеләре спорт остасы исемен алачак, икенче һәм өченче урын алучылар исә спорт мастерына кандидат булачак.

Яшьләр арасында алтын медаль алучы спорт мастерына кандидат хокукына ия булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot