Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Бөтенроссия экологик өмә узды
Паркка Зәй урман хуҗалыгыннан китерелгән 200 данә чыршы утыртылды.
(Зәй, 3 май, “ Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Әйләнә-тирәбезне яшелләндерү, сулар һавабызның чисталыгын кайгырту максатын күздә тоткан "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе Зәйдә үзгә бер хезмәт бәйрәме төсен алып узды, дип яза район газетасы.
Аның 1 Май - Хезмәт һәм яз бәйрәме алдыннан оештырылуы күркәм бер миссия – бердәм төстә Җир-Анабызны яшәртү максатын үз эченә алды. Районның барлык авылларында иртәдән үк олысы-кечесе үзләре яшәгән территорияләргә агач, куак үсентеләрен күпләп утыртты. Ә шәһәрдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркының икенче өлеше күмәкләшеп агачлар утыртучыларның күңелле ыгы-зыгысыннан шау-гөр килеп торды.
- Районыбызның барлык 22 авыл җирлегендә дә агач утырту акциясенә теләп кушылдылар. Ә шәһәрдә Ринат Фәрдиев паркының икенче өлешен төзекләндерү республика программасына кертелде. Быел бу урын танымаслык булып үзгәрәчәк. Бүген менә шул зур эшнең бер өлеше - чыршылар утырту эшен күмәкләп башкардык. Алга таба биредә музыкаль фонтан һәм тагын күп кенә үзенчәлекле ял итү урыннары эшләнәчәк. Парк - өлкәннәрнең дә, яшьләребезнең дә яраткан урыны, шуңа да биредә һәр зәйленең күңеленә хуш килгән почмак булачак. Агачлар утырту, яшелләндерүгә килгәндә, ул алга таба да дәвам итәчәк, чөнки әйләнә-тирәбезнең гүзәллеге үзебездән тора, - диде район башкарма комитеты житәкчесе Илнар Хафизов.
Паркка Зәй урман хуҗалыгыннан китерелгән 200 данә чыршы утыртылды. Агач утыртуда хакимият, төрле идарәләр, предприятие-оешма хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутатлары, яшьләребез катнашты. Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Чиста булачак” экологик хәрәкәте активистлары тырыш хезмәтләре белән үсеп килүче буынга матур үрнәк күрсәтте.
- Үз гамәлебез белән туган шәһәребезне яшелләндерү, чистартуга өлеш кертүем белән горрурланам. Мин бу хәрәкәттә икенче ел катнашам. Җәйге чорда без яшелләндерү отряды составында шәһәр урамнарын тәртиптә тотуда катнашабыз, - ди 6нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Андрей Егоров.
Агачлар утыртуга теләк белдерүчеләргә Зәй урман хуҗалыгы даими төстә үсентеләр белән ярдәм итәргә әзер. “Яшел Россия” акциясе кысаларында да авыл җирлекләре, шәһәр өчен зур күләмдә яшь үсентеләр бирелгән, диелә район газетасында.
- Районыбызның урманнарга бай булуы безнең өчен дә файдалы, кайчан агач утырту өчен материал сорасак та, урман хуҗалыгы оешмасының һәрчак хуплавын, ярдәмен тоеп торабыз. 9 Май - Җиңү бәйрәме алдыннан Ринат Фәрдиев паркының шушы өлешендә ветераннарыбыз катнашында аерым бер аллея утырту планы да бар, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз