news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә бөртеклеләр 1010 гектар мәйданда суктырылган

Зәй районы басуларында 60 комбайн эшли.

Зәйдә бөртеклеләр 1010 гектар мәйданда суктырылган
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zy-rayony-basularynda-60-kombayn-eshli

(Зәй, 29  июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районы басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүген бөртеклеләр 1010 гектар мәйданда суктырылган, шуның 900 гектары - көзге бодай, 200 гектары - арпа. Көзге бодайның уңышы гектарыннан уртача – 45,8, арпаның 45,2 центнер тәшкил итә.

"Кырларда 60 комбайн эшли. Шуның унҗидесе – яңа “Торум” комбайны. Әлегә урак тулы куәткә бара, дип әйтеп булмый. Урып-җыю отрядлары игеннәр өлгергән басуларга гына керә. 60 комбайнның унтугызы Түбән Кама, Сарман районнарыннан килде, чөнки Зәй районында эш күләме күбрәк.

Уңышка килгәндә, басуына карап ул төрлечә. Менә кичә “Зәй шикәре” агрофирмасының Чыбыклыдан ерак түгел 132 гектарлы басуда көзге бодай гектарыннан уртача 63,5 центнер уңыш бирде. Ә менә без басып торган шул ук агрофирманың "Сәвәләй" җитештерү кооперативына караган Якты Күл бригадасының 152 гектарлы басуында көзге бодай уңышы гектарыннан уртача 59,5-60 центнер чыга", - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100