news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә бөер авыруларын дәвалау өчен амбулатор гемодиализ бүлеге ачылачак

Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашачак.

Зәйдә бөер авыруларын дәвалау өчен амбулатор гемодиализ бүлеге ачылачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). 26 апрельдә Зәй үзәк хастаханәсендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылачак. Бу хакта “ФармГрупп” җитәкчесе Фәнис Гыйләҗетдинов хәбәр итә.

Гемодиализ бүлеге ачылу Зәй һәм Сарман районнарында бөер авырулары белән интегүче 27 кешегә ярдәм итәчәк. Моңа кадәр аларга процедураларга Түбән Кама шәһәренә йөрергә туры килгән.

“Процедура атнага өч тапкыр дүртәр сәгать дәвам итә. Шуннан соң авыруларның хәле һәрвакытта да яхшы булмый. Дәваланудан соң яңадан Зәйгә өйгә кайтырга кирәк. Әлбәттә, бу чараны үз шәһәрендә үтсәләр, вакыт та азрак сарыф ителә, авыр процедурадан соң транспортта йөрисе булмый, өйгә кайтып ял итә алалар”, - диде гемодиализ үзәкләре баш табибы Инна Зәкиева.

Проект буенча, диализ ясау өчен җиде урын каралган, алга таба бу санны унбергә җиткерәргә мөмкин. Ачылган көннән башлап, үзәктә 42 пациент дәвалана алачак. Гемодиализ ясау ихтыяҗы булган авырулар унбергә җиткәч, үзәккә 66 кешене теркәп булачак. Бу Зәй һәм Сарман районнарында яшәүче бөер авырулы кешеләрнең барысына да җитәчәк.

Дәвалау үзәгендә гемодиализ процедуралары үтү өчен шартлар тудырылган. Ике диализ залы телевизорлар, шәхси колакчаннар, идарә итү пульты булган диализ кәнәфиләре, индивидуаль өстәлләр белән тәэмин ителгән. Пациентларны дәвалау өчен Япониядә җитештерелгән Nipro чыгым материаллары кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100