news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберләрен укучылар тәртиптә тота

Бу көннәрдә алар районның Поповка авылы зиратында күмелгән сугыш ветераннарының каберлекләрен чистартты, чардуганнарын, кабер ташларын тәртипләде.

(Зәй, 6 октябрь, “Татар-информ”,“Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәй районының “Форпост”, “Яшь армиячеләр”, эзтабарлар отрядлары активистлары җитәкчеләре Алексей Алексеев, РФ Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов белән берлектә район территориясендәге зиратларга күмелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберлекләрен тәртипкә китерү эшен дәвам итә, дип яза җирле басма.

Бу көннәрдә алар районның Поповка авылы зиратында күмелгән сугыш ветераннарының каберлекләрен чистартты, чардуганнарын, кабер ташларын тәртипләде.

- Күп кенә мәрхүм булган сугышта катнашкан зәйлеләрнең инде туганнары юк, аларны исә карап тоту, каберләренә эзне суытмау бик мөһим. Балалар белән без ирекле рәвештә менә шушы эшне даими башкарып торуга алындык, - ди Валентин Атласов.

Ә Поповка авыл җирлеге башлыгы Руслан Хәбибуллин бу игелекле гамәлләре өчен укучыларга, аларны оештырып йөртүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot