news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау участогына килеп тавыш бирде

92 яшьлек Михаил Фирсов сайлауларда тавыш бирү мөһим эш, ди.

(Зәй, 18 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәйнең татар гимназиясендә урнашкан сайлау участогына Михаил Фирсов үз аягы белән килеп тавышын бирде. Бөек Ватан сугышында да ил өчен саулыкны кызганмый көрәшкәнне, мондый бәйрәм көнне ничек өйдә утырасың, шәхсән үзем килеп, бездән соңгы буынның имин яшәвен теләп тавыш бирдем, дип уртаклашты ветеран үз фикере белән.

Михаил Фирсов сугыштан соң да илебез икътисадын күтәрүгә күп көч куйган, озак еллар урман хуҗалыгында эшләгән зат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100