Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә айныткыч ачыла
100 квадрат метр мәйданда 10 урынга исәпләнгән
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Зәйдә нык дәрәҗәдә исерек һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен югалткан яки әйләнә-тирәдә ориентлаша алмаган, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча муниципаль автономияле учреждение (элек аны айныткыч дип атадык) ачыла.
100 квадрат метр мәйданда 10 урынга исәпләнгән, тәүлек дәвамында эшләячәк әлеге учреждение республика бюджетыннан финансланган. Моның өчен бинаны махсус төзекләндерү эше белән “Юлдаш” ҖЧШ шөгыльләнгән.
– Бу учреждениене ачуның максаты – беренчедән, моңа кадәр үзәк дәваханәгә китерелүче нык исерек хәлдәгеләрне аерым урнаштыру. Болай эшләгәндә, авырып дәваханәгә килүчеләргә медицина хезмәткәрләренең тиз арада ярдәм күрсәтү мөмкинлеге арта, хәзер алар нык исерекләргә сарыф ителгән вакытны авыруларга багышлый алачак. Икенчедән, арабызда яшәү урынсыз калучылар да бар. Ә кышкы салкыннарда аларның өшү куркынычы зур. Шуңа күрә район җитәкчелеге нык салкыннар башланганчы әлеге учреждениене ачу бурычын куйды, ягъни биредә яшәү урынсыз булган исерек хәлдәгеләргә нык салкыннарда төн кунып чыгу өчен дә дип күздә тотыла, – ди учреждение җитәкчесе Мөнәвир Миннебаев.
Учреждениенең исерекләрне кабул итү тәртибе шулай ук: үзәк дәваханәдә анализлар алып, лаборатор тикшерү нәтиҗәсе буенча исерү дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр дә кеше үз аягы белән өенә кайтып җитәрлек дип дәлилләнмәсә, аны айныткычка китерәләр. Биредә тәүлек дәвамында 4 фельдшер чиратлап аларны үз күзәтүендә тота. Чөнки кешенең хәле авыраеп китү куркынычы бар, ди медицина хезмәткәрләре. Ә инде нык шаулап, тәртип бозарга яратучыларга күзәтчелек итү өчен махсус дүрт сакчы билгеләнә.
Бинада тиешле уңайлыклар тудырылган: ятак урыннардан тыш, медицина хезмәткәре кабинеты, бәдрәф көйләнгән, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” гаетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз