Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә авыру балага ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды
Бу көнне авыру кызчык өчен шактый сумма җыелды.

(Зәй, 15 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә Язгы игелек атнасы яхшы эш-гамәлләргә бай уза. Аның кысаларында "Энергетик" Мәдәният сараенда "Бала гомерен саклап калыйк!" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылу авыр хәлдә калган Аптеевларга зур матди ярдәм булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Энергетик” Мәдәният сарае коллективы мәдәният идарәсе булышлыгы белән әлеге игелекле эшкә алынып, зур эш башкарды. Тамашада исә мәдәният сарае, балалар иҗат йорты, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. Чыгышларда күпчелек балалар коллективлары чыгыш ясау аңа үзенчәлек, мәгънә өстәде.
Аңа кадәр хәйрия ярдәме өчен мәдәният сараенда махсус тартма куелды, ул аннан тамаша барышында залда урын алды. Тамаша, концерт башланыр алдыннан оештырылган аукцион һәм күргәзмә-сәүдәдән кергән акча шулай ук Регинага ярдәм өчен җыелып, кызчыкны сихәтләндерүгә тотылачак.
Тамаша барышында Югары Шепкә мәдәният йорты директоры, игелекле эшләр башында торучы Рәфинә Мостафина чигеп эшләгән кул эшләреннән аукцион оештырылды. Рәфинә ханым - Регинага хәйрия тамашаларын иң беренчеләрдән булып оештыручы да. Кыскасы, зәйлеләргә кечкенә кыз Регинага һәртөрле ярдәм итү форсаты булды әлеге хәйрия чарасы. Иң мөһиме ул яшь буын өчен тәрбия чарасы да булды.
Бу көнне авыру кызчык өчен шактый сумма җыелды. Регинаның әти-әнисе, әби-бабасы әлеге игелекле эш башында торучы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, мәдәният идарәсе, мәдәният сарае җитәкчелеге, мәдәният сараеның “Могҗизалар” клубы, балалар иҗат йорты һәм сәнгать мәктәбе коллективларына, һөртөрле булышлык иткән, иңнәрен куеп, алдагы көнгә өмет-ышаныч уяткан зәйлеләргә чиксез рәхмәтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз