news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә авыл мәктәбендә “ Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды

Милли тәрбиягә өстенлек бирелә

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй районы мәгариф өлкәсендә, “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында, үзенчәлекле эш алымнары кулланыла.

Түгәрәк өстәлнең чираттагысы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә үтте. Биредә район педагогларына авыл җирлегендә бакчадан алып югары сыйныфларгача балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде. Мәктәп музее, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү формасы, кул эшләре, техник иҗатның әлеге белем йортында югары куелуы игътибарга алынды. Бакча яшендәгеләрне милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп тәрбияләүнең туган җирне кечкенәдән үк хөрмәтләргә, яратырга өйрәтү алымы булуы дәлилләнде, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100