news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары тәҗрибә уртаклашты

Мондый очрашуларда авылда яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүне максат итеп куялар.

(Зәй, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бу көннәрдә Зәйнең Югары Мәлем авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мондый очрашулар авылда яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү, авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куя.

Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар мәктәптә, балалар бакчасында булып, әлеге укыту-тәрбия бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Әсгать Ганиевның кече фермасын, Югары Мәлемдә Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәлне, Яшьләр урамында республика программасы буенча ясалган юлны карады.

Семинарның пленар өлешендә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Муниципаль милекне документлаштыру, агымдагы ел үзара салым программасы буенча эш барышы, авылда яшәүчеләрнең эшлеклелек активлыгын күтәрү, 2019 елның өченче кварталында авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре, санитар икеайлыкка йомгак, җирлекләрнең спартакидада катнашуы һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100