Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую барышын тикшерделәр
Иң зур – 70 баллны “Зәй шикәре” агрофирмасы алды: алар беренче урынга чыкты.
(Зәй, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Кичә Зәй районы агрофирмалары хуҗалыкларында махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны карады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ел саен без махсус комиссия составында, техникаларны карап-тәртиптә тотуга җитди игътибар бирү максатында, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгын үтәү йөзеннән урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрелә.
"Бу эшкә район башлыгы Разиф Кәримов аеруча игътибарлы, чөнки техниканы кадерләп торганда гына ул озак хезмәт күрсәтүгә, җир эшләрен тиешле вакытта башкарырга мөмкинлек бирә", - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Рәхмәтов.
Авыл хуҗалыгы техникасына мөнәсәбәт, аларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә саклау, төзекләндерүгә әзерләү һәр агрофирма хуҗалыгында баллар белән бәяләнеп, соңыннан гомуми нәтиҗәләр чыгарылган.
Иң зур – 70 баллны “Зәй шикәре” агрофирмасы алды: алар беренче урынга чыкты. Икенче урында - “Зәй” агрофирмасы (69 балл), өченчедә - “Восток” (68 балл).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз