news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә, автобус янып, үлемгә китергән һәлакәт буенча процесс кичектерелде

Тикшерү органнары фаразы буенча, һәлакәт килеп чыгуда автобус йөртүчесе Александр Ижмуков гаепле.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Зәй шәһәре суды юл-транспорт һәлакәтендә автобус янып, 14 кеше гомерен алып киткән җинаять эшен карауга кереште. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - һәлакәт вакытында руль артында булган автобус йөртүчесе Александр Ижмуков.

Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” 2 июль төнендә Чаллы – Әлмәт юлының Зәй районындагы 52нче чакрымында 28 пассажиры булган автобусның һәлакәткә юлыгуын хәбәр иткән иде.

Тикшерү күрсәткәнчә, автобус йөртүчесе юл һәм һава торышы шартларын исәпкә алмый, дистанцияне сакламыйча, тизлекне арттырып, шул ук юнәлештә баручы "МАН” йөк машинасы белән бәрелешкән.

Бәрелешүдән автобуска ут капкан, ул бүленеш полосасына чыккан һәм ауган.

Һәлакәт аркасында 14 кешенең гомере өзелгән, калганнары төрле җәрәхәтләр алган. Автобус һәм йөк машинасы тулысынча янган.

Полиция хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, тикшерү органнары күп санда суд экспертизалары, шул исәптән генотипоскопик, комиссион автотехник һәм компьютерлы, суд-медицина экспертизалары үткәргән, сораулар алынган һәм төрле төбәкләрдә башка тикшерү эшләре башкарылган.

Әлеге эш буенча гаепләү нәтиҗәсен Россия генераль прокуроры урынбасары раслаган.

Суд процессы 30 октябрьгә кадәр кичектерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100