Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә автобус тукталышындагы павильоннарга зыян салалар
Кемнәрдер аны вата–җимерә тора, кемнәрдер исә төзекләндерә.
(Зәй, 8 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы юлларына - “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары, шәһәр-бистәләрдәге юл-тротуарларга исә “БлагоСтрой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте хезмәт күрсәтә. Соңгы бер-ике ел элек барлыкка килгән “БлагоСтрой” ширкәте тарафыннан агымдагы елда автобус тукталышындагы павильоннар төзекләндерелде, дип яза җирле басма.
Алар - Иске Зәй бистәсендәге Орджоникидзе, Макаров, халык телендәге “Зәңгәр су” райондагы Тавлин урамнары, Җиңү проспектындагы павильоннар. Аларның кайсының түбәсе, кайсының диварлары, пыялалары зыян күргән булган, кемдер алардан кубарып алган материалны үз ихатасына төзелеш материалы итеп тә куллана икән.
Әлеге объектларга кайсыларының кул күтәреләдер, кемнәрдер аны вата –җимерә тора, кемнәрдер исә төзекләндерә. Ә бит павильоннар шәһәр йөзен дә билгели, ә халык өчен җил-яңгырдан, кар-бураннан саклану, ышыклану урыны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз