news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә “Автобабай” бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Равил Әгъләмов лаек дип табылды.

Зәйдә “Автобабай” бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген Зәйнең ДОСААФ базасында 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халык телендә бу ярышны “Автобабай” дип атап йөртәләр. Бәйгедә 5 кеше катнашты. Алар – Владимир Пеньков, Михаил Метрухин, Василий Мишеев, Равил Әгъләмов һәм Анатолий Солдатенков.

-Без әлеге бәйгене махсус Халыкара өлкәннәр көне алдыннан яше 60тан узганнар арасында үткәрәбез. Районда мондый ярыш өченче мәртәбә уздырыла, - диде ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.

Башта “Автобабайлар” компьютерда онлайн режимында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан тоттылар, соңрак автомобильләрен иярләүдә ярыштылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Равил Әгъләмов лаек дип табылды. Владимир Пеньков – 2, Анатолий Солдатенков – 3нче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot