news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә арпа суктыруга керештеләр

Районда барлык мәйданның 37 процентында бөртеклеләр җыелды.

(Зәй, 7 август,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә барлык мәйданның 37 процентында бөртеклеләр җыелды, дип яза җирле басма.

Зәйдә көзге бодайны суктырып бетереп, арпа суктыруга керештеләр. Бу эш “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында бара. Зәй авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 6 августка район кырларыннан бөртеклеләр 13861гектар мәйданда җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 37 проценты дигән сүз. Суктырылган ашлык 55721 тонна. Уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итә. Уракта барлыгы 43 комбайн, алты дистә “КамАЗ” машинасы эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100