Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә архив бүлеге яңа бинага күчте
Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын Зәй архивы яңа бинада каршылаячак
(Зәй, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Бүген Зәйдә башкарма комитетның архив бүлеге яңа бинага күчеп, аны ачу тантанасы булды, дип яза җирле басма.
Элек архив хакимият бинасының яраклаштырылган бүлмәләрендә урнашкан иде. Аның мәйданы да, андагы шартлар да архив эшчәнлеген алып баруга җавап бирмәде. Шуңа күрә республика һәм район средстволары хисабына элек интернат-мәктәпнең ашханәсе булып файдаланылган бинасы архив өчен барлык таләпләргә туры килерлек итеп заманча үзгәртеп корылды. Аның гомуми мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итсә, документларны саклау урыны гына да – 180 квадрат метр.Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирида Әюпова, Россия чаңгы спорты федерациясе президенты, Олимпия чемпионы Елена Вяльбе, шәһәр һәм район Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Ираида Әюпова чыгышында Зәй архив бүлегенең яхшы эшчәнлеген билгеләп үтте,архивка 480 мең сумлык грант тапшырды.
Архив бүлеге башлыгы Флорида Әхмәтвәлиева әйтүенчә, архивның 235 фондында 80 меңнән артык берәмлек документлар саклана, архивка ел саен уртача 4 меңнән артык мөрәҗәгать керә. Хәзер биредә хезмәт куючыларга документларны тиешле таләпләр буенча саклау, мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.
Район башлыгы чыгышында зәйлеләрнең социаль- көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенча максатчан эш алып барылуын, районга һәр юнәлештә елдан –ел күбрәк инвестицияләр җәлеп ителүен билгеләп үтте, яңа архив бинасы булдыру да шуның ачык чагылышы, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз