news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә аптека баскан ике яшүсмернең ата-анасын җаваплылыкка тартканнар

14 яшьлек ике үсмер егет аптекадан өч кап “Пролуктион”, бер-ике көннән соң кибеттән клавиатура һәм колонка урлаган.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Зәйдә аптека баскан ике яшүсмернең ата-анасын җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта “Зәй яңалыклары” басмасы хәбәр итә.

22 августта полициягә Җиңү проспектындагы аптекадан балигъ булмаган үсмерләр 500 сумлык өч кап “Пролуктион” урлау хәбәре кергән. Ә бер-ике көннән соң шул ук 14 яшьлек ике үсмер Ялчыгол урамындагы кибеттән 900 сумлык клавиатура һәм акустик колонка урлаган.

Хокук саклау хезмәткәрләре үсмерләрнең шәхесен ачыклаган. Әлеге хәлдән соң ике яшүсмернең әти-әниләре “Ата-ана бурычын үтәмәгән өчен” маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot