Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Америка белгечләре сертификатлар тапшырды
Зәй ресурс үзәге Европа стандартларында электр көчәнеше астында эшли алучы белгечләр әзерләү максатын күз уңында тота.
(Зәй, 5 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйдә Америка белгечләре сертификатлар тапшырды, дип яза район газетасы.
Зәй ресурс үзәге Европа стандартларында электр көчәнеше астында эшли алучы белгечләр әзерләү максатын күз уңында тота. Бу уңайдан биредә “Челтәр компаниясе” АҖ филиалларыннан инструкторлар өчен өч айлык курслар узды. Алар югары көчәнеш астында эшли алучы көчле профессионал булып өлгерде. Инструкторларга үзәктә электр көчәнеше астында эшләү буенча белемнәрне Американың электр челтәре тармагында югары квалификацияле белгечләр әзерләүче SLTC компаниясе белем үзәге белгечләре бирде.
Аңа кадәр үзәк белгечләре “Челтәр компаниясе” җәмгыятенә кергән оешма җитәкчеләренә, әйдәп баручы белгечләргә, ресурс үзәге педагоглары, студентларга үзләренең укыту методикасын презентацияләгән иде. Бүген үзәктә биредә курслар узган инструкторларга сертитфикатлар тапшырылды. Сертификат тапшыру тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, “Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Әхмәтов, ресурс үзәге директоры Алмаз Галимов катнашты һәм чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, курслар узган инструкторлар хәзер урыннарда үзләре хезмәттәшләренә белем бирәчәк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз