Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Алтынчәч” балалар бакчасы ачылды
Быел ул капиталь төзекләндерү республика программасына кертелеп, биредә 24,3 миллион сумлык эш башкарылган.
(Зәй, 31 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Республика көне шәһәребездә күркәм чараларга бай үтә. Бүген зәйлеләр өчен тагын бер сөенечле вакыйга – төзекләндерү эшләреннән соң “Алтынчәч” балалар бакчасы ачылды, дип яза район газетасы сайты.
Әлеге бакча моннан өч дистә ел элек файдалануга тапшырылган булса да, моңарчы капиталь төзекләндерелмәгән булган. Ул шәһәребездә шактый тузган, искергән бакчалардан иде. Бакча мөдире Ләйлә Мостафина әйтүенчә, моннан җиде ел элек бүлмәләрнең тәрәзәләре заманчаларга алыштырылган булган. Быел исә ул капиталь төзекләндерү республика программасына кертелеп, биредә 24,3 миллион сумлык эш башкарылды.
Биредә төзекләндерү эшләренә агымдагы елның апрель аеннан керешелде. Әлеге объектта ремонт эшләрен Әлмәттән «Татспецстрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып барды. Бакчаның электр челтәрләре, су һәм җылылык системалары, канализациясе алыштырылган, түбәсе сөзәк итеп ябылган. Беренче каттагы уен бүлмәсенә җылы идән системасы түшәлгән. Бина тышкы яктан җылытылып, ул заманча материал - керамик-гранит плитә белән тышланды. Искиткеч матур төсләргә буялган бина хәзер игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора.
Бакчаны тантаналы төстә ачуда катнашкан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын ирештергән, республиканың Зәй районы кураторы Фәрит Хәнифов, зәйлеләрнең һәртөрле социаль программаларда актив катнашуын билгеләде, өлгер, җитез, сыйфатлы, уңышлы эш алып баруларын, республикада һәр юнәлештә алдынгы булуларын югары бәяләде.
Ә бакча ачылуга әти-әниләр, балалар бик шат булулары белән уртаклаштылар, республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз