Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә актив ветераннарны бүләкләделәр
Аларга ветераннар советы Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
(Зәй, 21 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәй районы ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган һәм юбилейлары уңаеннан хезмәт ветераннары Александр Черновка һәм Нина Симоновага ветераннар советы Рәхмәт хатларын тапшырды.
Александр Николаевич бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул төрле елларда җаваплы вазифалар башкарды: «Сельхозтехника» берләшмәсендә техник хезмәт күрсәтү буенча директор урынбасары, автотранспорт предприятиесендә производство -техник бүлек башлыгы, соңрак баш инженер һәм шактый еллар Баграж авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Лаеклы ялга да шуннан китте. 2013 елдан ул — Баграж авыл җирлеге ветераннар советы рәисе.
Александр Черновка Рәхмәт хаты район ветераннар хәрәкәтен үстерүгә, авыл җирлеге традицияләрен саклауга саллы өлеш кертүе өчен тапшырылды.
Нина Симонова исә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 2001 елдан Зәй кондитер фабрикасы ветераннар советын җитәкли. Нина Анатольевна —гомерен мәгариф тармагына багышлаган, 25 ел педагогик стажы булган шәхес. Ул һөнәри белем бирү системасында эшләгән — һөнәр училищесында директор урынбасары була һәм лаеклы ялга чыкканчы, 10 ел кондитер фабрикасында эшли.
Юбилярларны «Форпост» оешмасы җитәкчесе, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев һәм җаваплы сәркатип Валентина Миннебаева да котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз