news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы утырышы узды

Утырыш эше “суккан палас өстендә йомры калач” шигаре астында узып, истәлекле, хәтердә уелып калырдай, гыйбрәтле мизгелләргә бай булды.

(Зәй, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бик вакытлы һәм урынлы оешты. Татар халкының бәйрәм-йола, гореф-гадәтләре, авыллар тарихы һәм яшәешен өйрәнүгә йөз тоткан оешманың күчмә утырышлары республика районнарын колачлый бара. Моның белән милли хәрәкәт җанлана, милләт сагында торучы хатын-кызлар активлаша, мөһим эштә бергәлек, эзлеклелек калыплаша. Чираттагы шундый утырыш республика, Россия төбәкләре һәм чит кыйтгалардан килгән 100 кешелек делегация катнашында күренекле якташларга бай, икмәкле-чөгендерле матур табигатьле Зәй җирлегендә узды, дип яза җирле басма.

Утырыш эше “суккан палас өстендә йомры калач” шигаре астында узып, истәлекле, хәтердә уелып калырдай, гыйбрәтле мизгелләргә бай булды. Район авыллары элек-электән игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелекне алга сөргән, икмәк галиҗәнапка исә хөрмәт аеруча зур булган. Гомумән, утырышның башыннан ахырына кадәр халкыбызның матур, үзенчәлекле бәйрәм-йолалары, авыл тарихы-яшәеше, күренекле шәхесләре кызыл җеп булып сузылып барды.

Әлеге утырышның Зәйдә узуы очраклы түгел, район эшлекле, яшәеш, ил тоткасы булырдай, милләтҗанлы хатын-кызлары булу белән аерылып тора. Аларның гаилә, әхлак, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният сакланышында роле биниһая зур. Гаиләдә генә түгел, иҗтимагый тормышта та алар актив. “Ак калфак” җирле оешмасы дүрт ел элек шундый активлардан тупланып, асыл үрнәкләре белән милли хәрәкәт башында тора. Аккалфаклыларны хәрәкәттәге армия, дияргә тулы җирлек бар, аның башында өч бала анасы, милләтҗанлы мәдәният хезмәткәре Энҗе Әхмәтҗанова тора. Җирле оешма эшчәнлеге районның барлык тармакларына үтеп керә бара. Оешмасы әгъзаларын төп эш итеп калфаклы итүгә иреште. Буыннар чылбыры бербөтен булып торсын, өзелмәсен өчен эшне балалар бакчаларыннан башлап, мәктәп, политехник көллият, учреждениеләр, мәчет, Ялчыгол уку үзәгендә дәвам ителә. Шулай итеп, әлеге уңайдан эш-гамәлләр эзлекле бербөтен итеп алып барыла. Аккалфаклылар эшчәнлегендә тоткан кыйбласына тугры калып, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен, мәдәниятен үстерү, йола-гадәтләрне җанландыру, динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, хәләл туклану, сәламәт яшәү рәвешен тарату шигаре астында алып бара.

Мул тормышта яшибез, тик күңелгә нидер җитми. Рухи яктан баймы, бердәмме без?.. Әби-бабаларыбыз бердәм булып, хәзинәдәгесен бүлешеп яшәгән, зур эшләрне өмә итеп башкарган, йола-гадәтләрне үтәгән, бәйрәм иткән. Ә бит йола-бәйрәмнәр олысы-кечесен берләштерә, бер-беренә якынайта, иң мөһиме, кеше анда үз күңелен үзе ача. Зәйдә узган утырышта да килгән кунакларны халкыбыз бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрен, авыллар үткәне һәм яшәешен күрсәтүгә, күренекле шәхесләр белән таныштыру максат итеп куелды. Һәм моның белән авыл туризмы да үстерелә. Кунаклар күңелендә матур мизгелләр, җылы дустанә хисләр калдырган, багланышлар булдырган искиткеч сәфәр кылынды Зәй җирлегендә, диелгән район хәбәрләрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100