Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә Агросәнәгать паркы төзелә
Анда дүрт цех булдыру карала - ярма һәм башка продукцияне фасовкалау, кош ите эшкәртү белән ит производствосы һәм яшелчәләр эшкәртү цехлары.
(Зәй, 19 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бүгенге көндә Зәйдә сынау проекты буенча агросәнәгать паркын төзү эше бара, дип яза җирле басма.
Ул Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе, дөресрәге, тимер юл кичүен узгач сафка басып килә. Аның нигезе салынып, бүген модульле корылмалар белән монтажлана. Аннан аның стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылачак, анда эчке сылау-буяу эшләре башкарылачак. Биләмәсе исә койма белән әйләндереп алынып, төзекләндереләчәк.
Паркны төзү белән “НеоСтрой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте мәшгуль. Әлеге объект авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә үрнәк булачак. Анда дүрт цех булдыру карала - ярма һәм башка продукцияне фасовкалау, кош ите эшкәртү белән ит производствосы һәм яшелчәләр эшкәртү цехлары.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә урып-җыю эшләре барышы белән танышырга килгәч, әлеге агросәнәгать паркы уңышлы эшләп китсә, аны башка районнарга да төзүне планлаштырабыз, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз