news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә агрофирма кырларында салам өемнәре янган

Янгын 500 квадрат метр мәйданда 1500 төргәк саламны юк иткән.

(Казань, 19 августа, «Татар-информ»). Зәй районындагы агрофирмада салам төргәкләреннән өелгән пирамида янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Поручиково авылы янындагы кырда янгын турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенә кичә төн уртасында килгән. Шаһитлар “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖ мәйданында пирамида итеп өелгән салам төргәкләре януын хәбәр иткән.

Урынга килгән 88нче янгын сүндерү часте 500 квадрат метр мәйданда мең ярымлап салам төргәге  януын күргән. Алар килгәнче агрофирма хезмәткәрләре трактор ярәмендә саламның бер өлешен тарттырып өлгергән. Янгын 1500 төргәк саламны юк иткән. Килгән зыян 300 мең сум булган.

Янгын сәбәбе ут төртү булуы ихтимал. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot