news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә 5923 кеше диспансеризация узган

Ноябрь аенда табиблар тагын 8 предприятиегә чыгып, диспансеризация уздыруны планлаштыра

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй муниципаль районы үзәк дәваханәсе мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә 5923 кеше диспансеризация узган. Шуларның 277 се – узган атнада гына үтүче, авыллардан тикшерү узуга 59 кеше килгән.
Эшләүче кешеләргә уңайлы итү максатында дәваханә табибларыннан торган мобиль бригадаларның, эре предприятиеләргә чыгып, урыннарда тикшерүләр үткәрүе дә уңышлы кулланыла.
– Берничә көн элек “Нива” ҖЧШдә –19, “Зәй шикәре” ААҖендә эшләүче 88 кешегә медицина күзәтүләре оештырдык. Бу кешеләргә хезмәт вакытын күп сарыф итмичә генә,тиз арада сәламәтлеген тикшертеп алу мөмкинлеге бирә. Без алга таба да оешма-предприятиеләр мөрәҗәгате буенча мондый эш формасын куллануны күз уңында тотабыз, – ди баш табиб урынбасары Любовь Васильева.
Ноябрь аенда табиблар тагын 8 предприятиегә чыгып, диспансеризация уздыруны планлаштыра. Ә дәваханәгә килеп медицина күзәтүе үтәргә теләүчеләргә уңайлы булсын өчен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге 12гә кадәр диагностика үзәгендә анализлар тапшырырга мөмкин. Хатын-кызларга маммография күзәтүе үтү мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot