news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә 579 кеше тәүге тапкыр тавыш бирә

Районда барлыгы 42525 сайлаучы теркәлгән.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген илебез өчен бик тә мөһим вакыйга - сайлау көне бүген. Иртәнге сәгать сигездә Зәй районында – 44, шәһәрдә 20 сайлау участогы ишекләрен ачты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

Районда барлыгы 42525 сайлаучы теркәлгән, шуларның 579ы беренче мәртәбә тавыш бирә. Алар өчен бу көн истәлекле булып калсын өчен символик бүләкләр дә әзерләнгән.

Вакыт иртә булуга карамастан, сайлау участокларына кеше агыла гына. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур итеп киенгән, кәефләре күтәренке.

Сайлау участоклары да сайлаучыларны матур музыка белән каршы ала. Тыныч кына сайлап чыгу өчен һәр җирдә тиешле шартлар тудырылган. Кайбер урыннарда чәйләп алу мөмкинлеге дә бар, сәүдә дә эшләп тора. Участокларда күзәтүчеләр дә утыра. Сайлау комиссиясе әгъзалары белдерүенчә, район-шәһәр сайлау участокларында сайлау барышын күзәтү өчен 5 партия үз вәкилләрен билгеләгән. Шәһәрнең биш сайлау участогында экзит-полл эшли.



Районда ике урында – Иске Тәкмәк һәм Туңылҗа авылларында сайлаучылар үз тавышларын электрон комплекс ярдәмендә бирә.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бергә өстәмә җирле дәрәҗәдә кайбер округларда депутатлар сайлана. Андыйлар шәһәрдә - ике, районда - 16 округ.
Иртәдән үк зәйлеләрнең актив төстә сайлау участокларына килүе халыкның әлеге сәяси вакыйганың ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлавы турында сөйли.

Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәптә урнашкан 1454нче сайлау участогына да кешеләр иртәдән үк агыла. Биредә барлыгы 1814 сайлаучы исәпләнә. Алар арасында район башлыгы Разиф Кәримов та бар. Разиф Галиевич тормыш иптәше белән сайлау участогына шулай ук беренчеләрдән булып килде.

“Без бу сайлауларда тавыш җыячак Татарстан командасына зур өметләр баглыйбыз, алар РФ Дәүләт Думасында республика мәнфәгатьләрен яклаячак. Шуңа да һәр зәйленең тавышы бик мөһим. Сайлаулар, сәяси вакыйга булуы өстенә, икътисадны билгеләүче дә чара, чөнки киләчәктә федераль бюджеттан финансланачак программаларның безгә ничек йогынты ясавы бүген безнең ничек тавыш бирүебездән тора”, -дигән Разиф Кәримов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100