news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер юк ителде

Ике авыл арасында үскән киндергә авыл җирлеге игътибар бирмәгән

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәре прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тикшерүләр алып барганда, районның Югары Шепкә һәм Иске Пәлчекәү авыллары арасында 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер үсүен ачыклады.

Авыл җирлеге башкарма комитетының җирлеккә караган территорияне даими контрольдә тотмавы, үз вакытында тиешле чара күрмәве, әлеге урында күпләп киндер үсүгә һәм составында наркотик матдә булган үсемлекне теләсә кем куллана алуга китергән. Тикшерү нәтиҗәсендә, Югары Шепкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә тиз арада кимчелекләрне бетерү буенча чара күрү өчен документ юлланды, киндер үсентеләре юк ителде, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot