news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә 21 процент мәйданда шикәр чөгендере алынмаган

Уңыш гектарыннан уртача 430 центнер тәшкил итә.

(Зәй, 11 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә 21 процент мәйданда шикәр чөгендере алынмаган, дип яза җирле басма.

Зәй районы басу-кырларында чөгендер алу тулы куәттә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, татлы тамыр барлыгы 8200 гектар мәйданда алынган. Бу - барлык мәйданның 79 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 430 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100