news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә 16 төбәкнең 164 яшь спортчысы Илсур Минһаҗев истәлегенә ачык көрәш турнирында ярышты

Урыннар дистәдән артык авырлык категориясе буенча билгеләнде.

 (Зәй, 1 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Зәй шәһәренең физкультура-сәламәтләндерү үзәге узган атна шимбә көнне грек-рим көрәше буенча ачык республика турнирына 2002-2003 елларда туган яшүсмерләрне СССРның спорт мастеры Илсур Минһаҗев истәлегенә ярышларга җыйды, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.

Аерым алганда, көрәш келәмендә Самара, Воткинск, Октябрьск, Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Менделеевск, Зәй, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Тукай һәм Ютазы төбәкләреннән 164 яшь спортчы бил алышты. Мәртәбәле турнирны, өметле көрәшчеләрне күзәтергә районыбызга республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт көрәше федерациясе президентының беренче урынбасары Марсель Мингалимов һәм президент урынбасары Александр Кузнецов, грек-рим көрәше федерациясе башкарма директоры Рөстәм Таһиров килде. Кунакларны һәм спортчыларны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев сәламләде, һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Турнир турында фикерләре белән кунаклар да, анда катнашучылар да бик теләп уртаклашты.

Илсур Минһаҗевның игезәк туганы, СССРның спорт мастеры Мансур Минһаҗев:
- Бу ярышларны оештыру безнең гаиләбез өчен бик мөһим, беренчедән, без аны туганыбызның якты истәлегенә дога булып барып ирешсен дип үткәрсәк, икенчедән, Илсур кебек ныклы ир-егетләрнең күпләп үсүен күздә тотып, көрәшне яшьләр арасында үстерүне максат иттек. Быел без унберенче турнирны оештырдык. Без аны Чаллыда ел саен үткәрәбез, ә Зәйдә, туган төбәгебез булганга күрә, оештыру аерым мәгънәгә ия дип саныйбыз. Илсур белән без - Сармашбаш авылы егетләре, кечкенәдән көрәшкә тартылып үстек, Сабан туйларында көрәшүне бәләкәйдән көтеп ала идек. Ә инде республика турнирларында 6нчы сыйныфта укыганда катнаша башладык. Физкультура институтында укуыбыз исә һөнәри яктан тагын да үстерде. Бер курстан соң армия сафларына алындык, анда да Самара хәрби частенда физкультура буенча әйдәп баручылар булдык. Ярты ел хезмәт иткәч, Мәскәүгә алдылар, анда ЦСК командасы өчен зур турнирларда чыгыш ясадык, шул чорда СССРның спорт мастеры исемен алдык. Дөрес, спорт белән шөгыльләнүче һәр кеше дә җиңүләр яулап, бөек спортчы була алмый, әмма сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән яшьләргә сөенәбез. Турнирларда катнашучылар саны елдан-ел арта баруы - бик яхшы күренеш. Көрәш келәме малайларны физик яктан чыныктырып кына калмый, җиңелү вакытларын да тоеп, рухи яктан бирешмәскә, күңел ныклыгын тәрбияләргә, шуның аша тормыштагы авырлыкларны җиңәргә дә өйрәтә. Иң мөһиме, һәрьяктан нык булып, илебезгә файда китерерлек буын үссеннәр.

Районда грек-рим көрәшен үстерүне башлап йөрүче, Минһаҗевларның тренеры Азат Хәйруллин:
- Илсур Минһаҗев истәлегенә оештырылган бу турнир менә шундый асыл егетләр үрнәгендә яшь буын тәрбияләүне күздә тота, малайлар кече яшьтән аңа охшап үсәргә тырышсалар, - бу бик яхшы. Илсур белән Мансур мәктәптә дә яхшы укыдылар, спорт белән даими шөгыльләнергә дә вакыт таптылар. Шунысы да бар, әгәрдә бала “4”ле,“5”легә укый икән, ул спорт белән дә аңлы рәвештә шөгыльләнә, көрәш алымнарын башында калдырып тиз өйрәнә. Минһаҗевларның һәркайда алдынгы булырга теләкләре дә бик зур иде. Кечкенәдән үз алдыңа максат куя белү дә тормышта зур этәргеч була дип саныйм. Балачакларын, яшүсмер чакларын алар минем кул астында шөгыльләнеп үткәрде. Атнага биш көн тренировкалар уздыра идек. Бу чорда бала-чага юклык заманында тәрбияләнде, төрле ярышларда җиңгән өчен мин, аларны стимуллаштыру максатында, шарф, бияләй, футболка ише әйберләр белән сөендерергә тырыштым, аларның ул бүләкләргә куанулары үз күңелемә дә хуш килә иде. Бик тырыш балалар булуларын аерым билгеләп үтәсем килә. Гаиләдә әти-әниләренә ярдәм итү өчен алар авылдан ике километр ераклыкта трактор чанасыннан төшеп калган печән күрсәләр, аны хуҗалыкларына мал өчен алып кайталар иде. Бәрәңге бакчасын казу, утырту эшләрен 30 сутый җирне икегә бүлеп, бәләкәйдән икесе башкара иде. Әтиләре якты дөньядан иртә китү сәбәпле, алар әниләренә ныклы терәк булды, ир-ат эше дип, хатын-кыз эше дип бүлешеп тормадылар. Яшь буынга да мин тырышып укырга, максатчан булырга, эш сөеп үсәргә киңәш итәм. Болай булганда ярамас эшләргә вакыт та, теләк тә калмый.

Лениногорск шәһәре грек-рим көрәше буенча тренер Уел Батыйханов:

- Без менә зәйлеләр оештыра торган грек-рим көрәше, ирекле көрәш бәйгеләренә еш киләбез. Мондагы оештырылыш, хөкем итү тәртибенең гадел алып барылуы бик хуш килә күңелгә. Узган ел да без егетләр белән беренче, икенче, өченче урыннарны алып кайттык, алар яңа җиңүләргә стимул белән кайттылар. Быел исә менә 17 кешелек команда белән килдек. Инде тәҗрибәлеләре дә, әле яңа гына көрәшә башлаучылары да бар. Читтә оештырыла торган турнирлар егетләргә үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирә, үзенчәлекле көрәш алымнарын күзәтергә дә ярдәм итә, остарабыз, шомарабыз. Аннан соң Зәйдә ярышларны билгеле кешеләрнең истәлегенә оештыру традициясе саклана, бу - бик яхшы күренеш, без үзебезнең геройларыбызны онытырга тиеш түгел, аларны менә шушылай итеп яшь буын күңеленә сеңдерү әйбәт.

Яшь спортчы Рөстәм Исламов:

- Мин грек-рим көрәше белән биш ел шөгыльләнәм, тренерым - Радик Маврин. Яраткан спорт төре белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсен күрү куанычлы, Татарстан буенча үз үлчәмемдә беренче урын алганым бар. Үзебезнең җирлектә оештырылучы бер генә турнирны да калдырырга тырышмыйм, бу, беренчедән, тәҗрибәне арттырса, икенчедән, үз җирлегеңдә көрәшү горурлык дип саныйм. Без тренировкалар барышында үзебезнең район көрәшчеләре турында да өйрәнәбез, аларга охшау, алар ирешкән уңышларны кабатлау - безнең максатыбыз. Алга таба теләгем - Россия турнирларында катнашу, спорт мастеры исеме алу.
Яшь спортчы Артур Маврин:

- Миңа 13 яшь, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә белем алам. Грек-рим көрәше белән 6 яшьтән мавыгам. Әтием Радик Маврин тренер булу миндә бу төр спортка кызыксынуны шулай кече яшьтән булдырды. Шуның нәтиҗәсендә, Татарстан, Россиякүләм турнирларда да беренче урыннарга ирештем. Бүгенге ярышта миңа көч биреп торырга якыннарым, сыйныфташ дусларым килде. Алар алдында сынатмыйча җиңү яулау теләгем бик зур. Зәйдә оештырылучы ярышлар минем өчен нәкъ менә үз җиребезнең лаеклы спортчысы булуны дәлилләү максатында бик мөһим.

Ә турнир нәтиҗәләре менә болай:

29 килограммлы үлчәү категориясендә: Артем Шептухин (Бөгелмә) – I урында, Руслан Исламов (Зәй) - II, Антон Латыпов (Зәй) һәм Мөбариз Хоҗиев (Ютазы районы) - III урында;
32 килограмм үлчәүдә: Кирилл Агафонов (Бөгелмә) - I урында, Артур Маврин (Зәй) - II, Данил Пирогов (Зәй) һәм Андрей Петров (Баулы) - III;
35 килограмм үлчәүдә: Андрей Зиновьев (Яшел Үзән) I урынга лаек булды, Кирилл Балако (Октябрьск) - II, Олег Контрабаев (Зәй) һәм Алмаз Мәҗитов (Октябрьск) - III урынга;
38 килограмм үлчәүдә: Ибраһим Кәримов (Әлмәт) - I урында, Улукбек Камилҗанов (Әлмәт) - II, Никита Сафонов (Октябрьск) һәм Гадел Абышев (Яшел Үзән) - III;
42 килограмм үлчәүдә: Аяз Мостафин (Әлмәт) - I урында, Денис Верховцев (Октябрьск) – II, Артем Никифоров (Чаллы) һәм Хәкимҗан Давронов (Әлмәт) - III;
46 килограмм үлчәүдә : Мөхәммәд Курбунов (Чистай) – I урын, Валентин Мельников (Зәй) - II, Ильяс Зиннуров (Әлмәт) һәм Эмиль Морзаханов (Әлмәт) - III;
50 килограмм үлчәүдә: Стефаний Смирнов (Бөгелмә) - I, Роман Зырянов (Чистай) - II, Данил Арзамасов (Чаллы) һәм Тимур Зубрин (Менделеевск) - III урында;
53 килограмм үлчәүдә: Ислам Гыйззәтуллин (Ютазы) - I, Алексей Ветошкин (Тукай ) - II, Сергей Чатуров (Лениногорск) һәм Алексей Иванов (Самара) - III урында;
57 килограмм үлчәүдә - Салих Йосыпов (Чистай) - I урында, Виктор Корнилов (Зәй) - II, Артур Гыймазов (Яшел Үзән ) һәм Артур Беляев (Чистай) - III;
63 килограмм үлчәүдә: Адель Насыйбуллин (Әлмәт) - I, Тимофей Седов (Лениногорск) - II, Богдан Матвеев (Яшел Үзән) һәм Иван Белов (Яшел Үзән) - III;
69 килограмм үлчәүдә Андрей Лавров (Яшел Үзән) - I, Егор Григорьев (Яшел Үзән) - II, Алексей Игнатьев (Яшел Үзән) һәм Александр Петров (Түбән Кама) - III урында;
73 килограмм үлчәүдә: Иван Жиглов (Самара) - I, Александр Ефимов (Яшел Үзән) - II, Никита Мухин (Чистай) һәм Данил Багурин (Зәй) - III урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot