news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә 14 кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча суд-тикшерү эше тәмамланды

Машина йөртүчене "Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча хөкем итәләр.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Зәй шәһәр суды юл һәлакәтенә юлыккан автобус йөртүче Александр Ижмуковка карата суд-тикшерү эшен тәмамлады. Әлеге юл фаҗигасендә 14 кешенең гомере өзелгән иде.

Ижмуков кулга алынган, аны "Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча хөкем итәләр. Аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Исегезгә төшерәбез, 2 июль төнендә Зәй районында Чаллы – Әлмәт трассасының 52 нче чакрымында 28 пассажир утырган автобус юл һәлакәтенә эләккән. «Неоплан» автобусы йөртүчесе юл һәм һава шартларын исәпкә алмаган, тизлекне арттырган. Аннары бер юнәлештә баручы “МАН” йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән автобуска ут капкан һәм әйләнгән.

Чираттагы суд утырышы 7 февральдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100